Узган атна ахырында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан Кәләй урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларына уздырылган урман патологиясе тикшерүләре актларында каралган урманнарны яклау чараларының нигезле булу-булмавына карата күчмә тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына бәя бирелде, урман кишәрлекләренә зыян китерүнең чикләре, аларның мәйданы һ.б. билгеләнде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышы турындагы белешмәләрнең дөреслеге, шулай ук урманнарны саклау чараларын билгеләүнең нигезле булуы расланды.