«Искусство жизни» фонды волонтерлары Лаеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә имән чикләвеге җыюда булышкан

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

«Искусство жизни» халыкара фондының Казан бүлеге волонтерлары «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләренә имән чикләвеге җыюда булышкан. «Орлык материалы әзерләү Лаеш участогының 117 кварталында алып барылды, анда 40 кеше катнашты, – дип сөйләде «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев. – Волонтерлар көче белән барлыгы 180 кг имән чикләвеге җыелды».

«Һичшиксез, без фонд вәкилләренә күрсәтелгән ярдәм өчен бик рәхмәтле. Быел алар шулай ук базислы урман питомнигында үсентеләрне карау буенча эшләр башкаруда да ярдәм итте», – дип өстәде Фәнил Фазлыев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International