Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Шулай итеп, бу атнада көллияттә барлык уку төркемнәре катнашында җиңел атлетика ярышлары узды.
100 метрга йөгерүдә кызлар арасында 1 нче урынны 12 нче икътисад төркеменнән Людмила Резвякова алды, егетләр арасында 1 нче урынны Глеб Алексеев алды (31 нче урман хуҗалыгы төркеме).
Кызлар арасында 1000 метрга йөгерүдә Әлфинә Гаптерәүфова (12 нче урман хуҗалыгы төркеме) җиңү яулады, егетләр арасында 2000 метрлы дистанциядә 1 нче урынны Радмир Нигаматьянов (21 нче урман хуҗалыгы төркеме) яулады.
Кызлар арасындагы эстафетада 1 нче урын – 22 нче икътисад төркеме, 2 нче урын – 43 нче бакча-парк төркеме, 3 нче урын 12 нче икътисад төркеме командаларына бирелде. Егетләр арасында 1 нче урында – 21 нче урман хуҗалыгы төркеме, 2 нче урында – 31 нче урман хуҗалыгы төркеме, 3 нче урында – 11 нче урман хуҗалыгы төркеме.