Аксубай бистәсендә яр буе территориясе төзекләндерелгән

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Аксубай муниципаль районының Аксубай бистәсендә яр буен яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. Чарада «Аксубай урманчылыгы» ДКУ, «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Татмедиа» АҖ филиалы, «Авыл таңнары» газетасы редакциясе хезмәткәрләре катнашкан.

Әлеге мәйданчыкта барлыгы 300 данә чыршы, миләш һәм тубылгы үсентесе утыртылган. «Без агач утырту эшендә бик шатланып катнаштык, чөнки бу безнең бистәне ямьләндерү һәм матурлау өчен менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләп үтте «Авыл таңнары» газетасы мөхәррире Людмила Жаренова. – Барлык үсентеләр дә тернәкләнеп китәр дип өметләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International