Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 15 октябренә 3,9 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 2,9 мең гектарда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган. Республиканың Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары тизлек белән эшли.
Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.