Лубян урман-техника көллиятендә «Макулатура тапшырып, агачны саклап кал» экологик акциясе узган

2020 елның 16 октябре, җомга

Лубян урман-техника көллиятендә «Макулатура тапшырып, агачны саклап кал» экологик акциясе узган. Барлыгы 200 килограммнан артык макулатура җыелган.

«Без мондый акцияләрне даими рәвештә үткәрергә, мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тырышабыз, – ди 23нче бакча-парк төркеме студенты Алия Фәйзрахманова. – Чөнки макулатура җыю һәм аны эшкәртү табигый ресурсларыбызны рациональ файдаланырга, электр энергиясен һәм суны экономияләргә мөмкинлек бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International