Зеленодольск урманчылыгы хезмәткәрләре Казансу елгасы территориясен чистартуда катнашкан

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Быелның 17 октябрендә Татарстанда су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Вода России» россиякүләм акциясе кысаларында чаралар узды. Республика башкаласында Адмиралтейство бистәсе янындагы Казансу елгасы яры акциянең үзәк мәйданчыгына әверелде. Чарада 200 артык кеше катнашкан, алар арасында урман тармагы вәкилләре – «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре дә бар иде.

Акция барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп гамәлгә ашырылган. Аның нәтиҗәләре буенча волонтерлар тарафыннан 230 капчык чүп-чар җыелган, аларның барысы да «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ төбәк операторы тарафыннан эшкәртеләчәк. Акциянең партнеры буларак «Мегастрой» гипермаркеты да катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International