Зәй урманчылыгында «Минем яраткан төбәгем» дигән балалар рәсем конкурсы үткәрелгән

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

«Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Минем яраткан төбәгем» дигән балалар рәсем конкурсы уздырган. Аны оештыручы булып Берләштерелгән беренчел һөнәри берлек оешмасы катнашкан.

Конкурс урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары арасында үткәрелгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Зәй шәһәренең 5 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Динар Вәлиев алган. Икенче урын – Дмитрий Вахтеровка (2 нче сыйныф, 5 нче Зәй гомуми белем бирү мәктәбе), өченче урын Владислав Киселевка (2 нче сыйныф, 5 нче Зәй гомуми белем бирү мәктәбе) бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International