Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре остаханәләрдә көзге ревизия үткәрә

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре участок урманчылыкларындагы остаханәләргә көзге ревизия үткәрә. «Гадәттә мондый тикшерүләр язын һәм көзен үткәрелә, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Рафис Галиуллин. – Ревизияләрнең максаты – урман утыртмаларының торышы, ызанлау һәм квартал баганаларының сакланышы өчен участок урманчылыклары хезмәткәрләренең җаваплылыгын арттыру, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру һәм дәүләт йөкләмәсендә каралган эшләрне башкарылуын бәяләү».

«Бүгенге көндә Җәлил һәм Сарман участок урманчылыкларында ревизияләр узды, тупас тәртип бозу очраклары ачыкланмады», – диде Рафис Галиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International