«Экологик культура» Бөтенроссия конкурсының көзге этабына гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

«Экологик культура» Бөтенроссия конкурсының көзге этабына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра.

Конкурста 8-18 яшьләрдәге гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнаша ала. Конкурска экология өлкәсендәге актуаль проблемаларга, инновацияләргә һәм яңалыкларга кагылышлы экологик комикслар һәм экологик подкастлар кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 30 ноябренә кадәр:

- Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сайтында теркәлергә;

- шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тутырырга һәм кулланучының шәхси кабинетына йөкләргә;

- «ВКонтакте»да Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәсми төркеменә язылырга;

- «ВКонтакте»да Экологик юнәлеш төркеменә язылырга;

- конкурс биремен үтәргә;

- конкурста катнашу өчен Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сайтында гариза бирергә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин:  https://рдш.рф/competition/279.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International