Сабаның 2 нче «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДКУ «Ябалак» паркына барганнар. Балалар өчен экскурсияне урман хуҗалыгының урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова үткәргән.
Ул нәниләргә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча үткәрелә торган эшләр, шулай ук тармак һөнәрләре турында сөйләгән.
Очрашу «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре» программасы планы нигезендә оештырылган. «Saba Balahoner» – ул социаль юнәлешле проект, аның кысаларында Саба муниципаль районы балалары һәм укучылары түләүсез нигездә учреждениеләргә йөри һәм урыннарда төрле һөнәрләрне өйрәнә ала.