Урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль районнары администрацияләре белән урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, кичә, 20 октябрьдә, ТР «Кама урманчылыгы» ДКУ Чистай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Үз чыгышында Рөстәм Гыйльметдинов 2020 елда урманнарны торгызу эшләре, санитар-савыктыру һәм янгынга каршы чаралар турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, быел районда 20 га мәйданда яр-сыза агачлары утыртылган.
«Безнең эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе, һичшиксез, урман янгыннарына юл куймау, – дип ассызыклады Рөстәм Гыйльметдинов. – Без ел саен 67 нче янгын часте белән урман янгыннарына каршы көрәш өчен көчләрнең һәм чараларның әзерлеге буенча уртак өйрәнүләр уздырабыз. Үткәрелә торган чаралар комплексы ярдәмендә, 2010 елдан бирле урманчылык территориясендә бер генә урман янгынына да юл куелмады».