«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар «Чишмәләребезне саклыйк» табигать саклау акциясе үткәргән

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Чишмәләребезне саклыйк» дигән табигать саклау акциясе үткәргән. Чара «ЭКО стилендә яшәү» проекты кысаларында оештырылган.

Мәктәп укучылары, мөгаллимнәр белән берлектә, «Ана чишмәсе», «Һидият чишмәсе», «Ишморат чишмәсе», Үрнәк бистәсендәге «Наратлык чишмәсе» чишмәләре янында аларның атамалары язылган элмә такталар урнаштырган, шулай ук чишмәләрнең территорияләрен чистартып төзекләндергән.

«Чишмә – табигый могҗиза. Аның суы үзенә бер төрле тәмдә һәм савыктыра торган. Чишмәләрне карау, аларның территориясен төзекләндерү бик мөһим», – ди мәктәп урманчылыгында катнашучы Ильяс Галимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International