Татарстан урман хуҗалыкларында орлык әзерләү эше дәвам итә

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, 2020 елның 22 октябренә 1,2 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан 479 кг – нарат, 113 кг – чыршы, 47 кг – карагай, 531 кг – башка токым.

Орлык әзерләү буенча республиканың Лубян, Аксубай, Әгерҗе һәм Азнакай урман хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.

Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Проект нигезендә, быел 11,4 мең килограммнан артык орлык җыю планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International