Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасында истәлекле агачлар утырту, скверлар һәм аллеялар булдыру эше төгәлләнгән. Утыртмаларның гомуми мәйданы 259 га тәшкил итә, нарат, чыршы, карагай, юкә, миләш, тирәк, каен һәм башка токым агачлары утыртылган.
Чаралар барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп гамәлгә ашырылган. Агач утыртуда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, башкарма комитетлар, учреждениеләр, оешмалар, муниципаль районнарның предприятиеләре хезмәткәрләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашты.