2020 елның 15-16 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә (рециклинг) багышланган Бөтенроссия экологик диктанты үткәреләчәк. Диктантның максаты – россиялеләрнең экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм экологик белемнәрне популярлаштыру.
Экодиктантта миллионнан артык мәктәп укучысы һәм студентлар, эре корпорацияләр һәм сәнәгать предприятиеләре белгечләре, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге экспертлар, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр катнашыр дип көтелә.
Үзеңнең экологик белемнәреңне оффлайн һәм онлайн рәвештә https://экодиктант.рус/ порталында тикшерергә мөмкин. Чит илдә яшәүчеләр өчен ecodiktant.info домены аша керү мөмкинлеге бар.
Диктант язучыларның барысы да, җыелган балларга карап, катнашучы яки җиңүче сертификаты алачак. Үз нәтиҗәләреңне https://экодиктант.рус/ порталында белергә мөмкин булачак.