Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен «Урман – безнең байлык» дигән ачык дәрес булган

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Арча муниципаль районының Үрнәк авыл мәдәният йорты базасында Лесхоз урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен «Урман - безнең байлык» дигән ачык дәрес булып узган. Чарада «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашкан.

Дәрес барышында урман тармагы белгечләре укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән таныштырган, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләгән, тармакның яшь белгечләренә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары һәм Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу шартлары турында мәгълүмат җиткергән.

Чарада урманнан файдалану буенча инженер Илсөяр Сәләмова, урманнарны торгызу буенча инженер Әлфир Нәфыйков, баш икътисадчы Надия Җиһаншина һәм урманчы Энҗе Мөхәммәтҗанова лекцияләр белән чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International