2020 ел башыннан республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 728 беркетмә төзелгән

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча планлы эш дәвам итә. Шулай итеп, агымдагы елның 19-25 октябрь көннәрендә дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләрендә 374 мәртәбә патруль уздырган. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 34 очрагы ачыкланган.

2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 17,1 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 728 беркетмә төзелгән. Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.

Моннан тыш, бу чорда урман фондына караган җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 1,5 мең данә кисәтү бирелгән. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International