Табигать материалларыннан эшләнгән «Канатлы фантазияләр» VII интернет-конкурсына эшләр кабул итү төгәлләнә. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра.
Конкурска кошларны чагылдыра торган кул эшләнмәләренең фотосурәтләре кабул ителә. Конкурста катнашу өчен 2020 елның 31 октябренә кадәр https://www.birds-konkurs.ru/ сайтына фотолар кертергә кирәк.
Бер катнашучы тарафыннан конкурска тәкъдим ителә торган эшләр саны чикләнмәгән.
Конкурс номинацияләре:
– «Россия кошлары» (елның төрле чорларында кошларны сурәтли торган эшләнмәләр);
– «Якларга һәм сакларга» (Россиянең Кызыл китабына кертелгән кошларны сурәтли торган эшләнмәләр);
– «Торна – ел кошы 2020» (торналарны сурәтли торган эшләнмәләр);
– «Кош сувениры» (гамәли кулланылышлы эшләнмәләр);
– «Әкиятләрдә һәм мифларда кошлар» (әкияти һәм мифик кошларны сурәтли торган эшләнмәләр).
Конкурста җиңүчеләр Россия Кошларны саклау берлегеннән бүләкләр һәм дипломнар алачак.