«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре 2021 елның язында урман торгызганда кулланылачак утырту материалының характеристикаларын бәяләү буенча табигый эшләрне төгәлләгән.
Расланган план-график нигезендә, Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш урман хуҗалыклары питомникларында һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 44 партия утырту материалы тикшерелгән.
Белгечләр сүзләренә караганда, үсентеләрнең һәм кәлшәләрнең торышы яхшы дип бәяләнә.