«Климат» һәм «Экопросвет» россиякүләм экологик квестларына йомгак ясалган. Эко-квестлар «Россиянең яшел югары уку йортлары» федераль партнерлык программасы кысаларында үткәрелгән.
«ПроКлимат» квестлары шартлары нигезендә, катнашучылар 12 бирем үтәргә һәм климат үзгәрүгә бәйле глобаль проблеманы хәл итүгә үз өлешләрен кертергә тиеш булган. Студентларга климат үзгәрү турында мөһим фактлар үзләштерергә, флешмобларда катнашырга, фильмнар турында фикер алышырга, мәгълүмат кампаниясе уздырырга, видео төшерергә, инфографика ясарга һәм социаль челтәрләрдә моның белән уртаклашырга тәкъдим ителгән.
«Экопросвет» квесты биремнәре арасында студентлар һәм мәктәп укучылары өчен төрле экологик темаларга интерактив дәресләр һәм лекцияләр, акцияләр, флешмоблар, су саклау, ярларны чистарту, калдыкларны аерым җыю практикаларын һәм башка файдалы инициативаларны гамәлгә кертү буенча проектлар үткәрелгән.
Конкурсларда җиңүчеләр арасында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары да бар. «ПроКлимат-1» квесты нәтиҗәләре буенча көллият командасы – 3 нче, «ПроКлимат-2» нәтиҗәләре буенча – 1 нче, «Экопросвет» нәтиҗәләре буенча 3 нче урын яулаган. Котлыйбыз!