Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Шәһәр яны урманчылыгының кайбер объектларын карады

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ булды. Объектларны караганда аны министр урынбасары Рәис Гомәров, җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев һәм урман хуҗалыгы директоры Алексей Александров озата йөрде.

Эш сәфәре барышында министр «Зәңгәр күлләр» ял итү зонасы объектларында барган ремонт эшләре белән танышты һәм капиталь ремонттан соң Биектау һәм Матюшино участокларының административ биналарын карады. Илнур Кәшафиев урманчылык биналарында эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылганлыгын, фундаментның ныгытылуы, электр үткәргечләр алыштырылуы, пластик тәрәзәләр куелуы хакында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы быел гамәлгә ашырыла башлады. Программа 2020-2022 елларга исәпләнгән.

Агымдагы елда Аксубай, Бөгелмә, Зәй, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш урманчылыкларында, Норлат, Түбән Кама урман хуҗалыкларында барлыгы 13 объект, шулай ук Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты бинасы ремонтланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International