Санкт-Петербург галимнәре европа чыршысы һәм гади нарат орлыкларын кулланып, ябык тамыр системалы кәлшә үстерү технологиясе буенча тәкъдимнәр эшләгән

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Урман культуралары булдыру, шулай ук компенсацияле урман торгызу һәм урман үрчетү бурычларын хәл итү максатында, «Санкт-Петербург фәнни-тикшеренү урман хуҗалыгы институты» федераль бюджет учреждениесе галимнәре дәүләт йөкләмәсе кысаларында еропа чыршысының һәм нади наратның тышчалатып махсус әзерләнгән орлыкларын кулланып, ябык тамыр системасы белән кәлшә үстерү технологиясе буенча фәнни нигезләнгән тәкъдимнәр эшләгән.

«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектында каралган урманнарны торгызу һәм урман-культура эшләренең арта барган күләме, урман хуҗалыгы эшчәнлеген интенсификацияләү нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган һәм конкрет климат шартларына яраклаштырылган, тереклек итүгә сәләтле утырту материаллары күләмен арттыруны, аны җитештерүдә заманча технологияләр кертүне таләп итә.

Билгеле булганча, утырту материалы үстерүдә нәтиҗәлелекнең мөһим шарты – орлыкларны сыйфатлы итеп әзерләү. Ул чирләрдән саклау һәм сәламәт үсемлекләр үсешен стимуллаштыру өчен бик мөһим. Тишелү, шытып чыгу, шулай ук киләчәктә үсентеләрнең тереклек итүгә сәләтлелеге шуннан тора.

Орлыкларны чәчү алдыннан махсус әзерләү (дражирование) перспективалы ысул булып санала, бу очракта орлык композиция полимер составы белән каплатыла, әлеге тышча дымны яхшы сеңдерә һәм тотып тора, анда орлыкларга тишелү һәм шытымнарга үсү өчен кирәкле күләмдә туклыклы матдәләр була.

«Санкт-Петербург фәнни-тикшеренү урман хуҗалыгы институты» ФБУ галимнәре шул рәвешле орлык әзерләү өчен катнашмалар рецептурасы вариантларына анализ ясаган һәм органоминераль компонентлардан, микроашламалардан һәм биологик актив өстәмәләрдән орлыкларны яклау һәм туклыклы тышча белән каплату өчен аның оптималь составын билгеләгән.

Европа чыршысы һәм гадәти нарат орлыкларын шул рәвешле әзерләү ысулы эшләнгән һәм сынап каралган, ул орлыкларны тагын да төгәлрәк чәчү өчен билгеләнгән күрсәткечләрне – орлыкларның массасын, формасын һәм күләмен унификацияләргә мөмкинлек биргән. Эксперименталь чәчү уздырылган һәм орлыкларның шыту һәм үсү процессына анализ ясалган. 

Лужский Урман селекция-орлыкчылык үзәге теплицасы шартларында үскәннән соң, үсентеләр җитлектереп бетерү һәм чыныктыру мәйданчыкларына чыгарылган, ex vitro шартларына җайлаштыру өчен ачык грунтка утыртылган.

Үткәрелгән тәҗрибәләр экспертларга, ябык тамыр системалы югары сыйфатлы утырту материалы алу максатында, европа чыршысы һәм гадәти нарат орлыкларын кулланып, орлыкларны үстерү технологиясе буенча фәнни нигезләнгән тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек биргән.

Заманча технологияләр кулланып, ябык тамыр системасы белән үстерелә торган урман культураларын булдыру якын киләчәктә урманнарны торгызу чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга, урманнарны яңадан торгызу чыгымнарын оптимальләштерергә һәм сарыфларны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 «Санкт-Петербург фәнни-тикшеренү урман хуҗалыгы институты» ФБУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International