Равил Кузюров капиталь ремонт ясалган КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты бинасын карады

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетының капиталь ремонт ясалган урман хуҗалыгы һәм экология факультеты бинасын карап чыкты. Аны КДАУ ректоры Айрат Вәлиев һәм факультет деканы Людмила Пухачева озатып йөрде.

Министрга учреждение бинасында эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр урнаштырылган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары ремонтланган, дип сөйләделәр.

Равил Кузюров шулай ук югары уку йорты укытучылары һәм студентлары белән дә аралашты.

Исегезгә төшерәбез, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров инициативасы буенча факультет бинасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертелгән иде. Әлеге программа 2020-2022 елларга исәпләнгән. Шулай ук быел Аксубай, Бөгелмә, Зәй, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш урманчылыкларында, Норлат һәм Түбән Кама урман хуҗалыкларында 13 объект ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International