Лениногорск шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә «Дубки» мәктәп урманчылыгы әгъзалары җыелышы булган. Балалар эшкә йомгак ясаган һәм киләсе чорга бурычлар турында фикер алышкан.
Шулай итеп, сентябрь һәм октябрь айларында укучылар табигать материалларыннан эшләнгән «Канатлы фантазияләр» дигән VII интернет-конкурста катнашкан, «Көз буяулары. Яфрак коелу – табигать күренеше» экскурсиясенә барган һәм урман -таксация приборлары һәм инструментлары белән файдаланырга өйрәнгән.
Чаралар планына «Яшә, чыршы», «Кошлар ашханәсе», «Макулатура тапшырып, агачны коткар» акцияләре, Тыюлыклар һәм милли парклар көненә, Халыкара урманнар көненә, Халыкара кошлар көненә чаралар үткәрү кертелгән.