Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре «Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балаларга сыерчык оялары һәм кошлар өчен җимлекләр ясарга булышкан

2020 елның 13 ноябре, җомга

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ белгечләре ««Березка»» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче нәниләр белән берлектә сыерчык оялары һәм кошлар өчен җимлекләр әзерләгән. Аннан соң җимлекләр Азнакай муниципаль районы, Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбе территориясендә эленеп чыккан.

«Чара «Песнәк көне» экологик бәйрәменә багышланган иде», – дип билгеләде урманчы-җитәкче урынбасары Айгөл Зәйнуллина. – Шулай ук безнең хезмәткәрләр укучыларга кошларның төрләре, аларның табигатьтәге роле һәм каурыйлы дусларны тукландыру кагыйдәләре турында да сөйләде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International