Татарстан Республикасының «Зәй урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Лилия Вәлиева Зәй муниципаль районының 5 нче урта мәктәбендә булган. Анда ул «Елочка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Урман байлыкларын саклауда һәм арттыруда урманчылыкның роле» темасына дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Лилия Вәлиева укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге юнәлешләре һәм урман тармагы һөнәрләре турында сөйләгән. Шулай ук инженер урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә җентекләп тукталган.