ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман үсемлекләре орлыкларын саклау кагыйдәләре турында искәртә

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман үсемлекләре орлыкларын саклау кагыйдәләре турында искәртеп уза.

Орлыкларның чәчү сыйфатларының сакланышын тәэмин итү өчен аларны саклау махсус җиһазландырылган складларда – орлык саклагычларда башкарылырга тиеш. Мондый бина стеллажлар яки орлык саклау өчен бүлгеләр белән җиһазландырылган, һава кертү-чыгару буенча табигый яки мәҗбүри вентиляциягә, чагыштырмача дымлылыкны һәм һава температурасын үлчәү приборларына ия булырга тиеш. Складтагы һаваның чагыштырмача дымлылыгы 70% артмаска тиеш.

Бүлмәләр, орлыклар саклау өчен савытлар һәм кулланыла торган инвентарьлар даими рәвештә йогышсызландырып торылырга тиеш. Складларда башка төрле мөлкәтне һәм кондицияле булмаган орлыкларны саклау тыела.

Ылыслы (кедр наратыннан тыш) һәм яфраклы үсемлекләрнең вак орлыкларын (өрек, аморфа, бәрхет, кабар агачы, дүләнә, бүре җиләге, аю баланы, чия, тал, кара балан, күг агач, груша, дерен, караҗимеш, зелпе, дүңкәл, балан, кизил, лимонник, юкә, сырганак, зирек, робиния, миләш, слива, карлыган, хеномелес, тут агачы, алмагач) саклау герметик ябыла торган савытта (пыяла шешәләрдә, пластмасса савытларда яки металл канистраларда) яки эретеп ябыштырылган, 0,1-0,2 мм калынлыгындагы пленкадан полиэтилен капчыкларда сакланырга тиеш.

Пыяла шешәләр, пластмасса савытлар яки металл канистралар кулланылганда, савытның герметиклыгын тәэмин итү аның капкачларын (бөкеләрен) туры китереп (сайлап алу) гамәлгә ашырыла һәм, кирәк булганда, баш өлешен полиэтилен пленка белән тарттырып, шпагат яки герметиклаучы материал белән тыгызлап бәйләп куела яисә герметиклый торган материал белән тышлана (сылана).

Яфраклы үсемлекләрнең эре орлыкларын (имән чикләвегеннән тыш) һәм кедр нараты орлыкларын бер елга кадәр ачык ысул белән – тартмаларда, бүлгеле урыннарда (ларларда), ягылмый торган коры урыннарда капчыкларда саклыйлар. Шул ук вакытта, ларларны һәм тартмаларны тимер челтәр белән тарттырып, тозаклар яки куркыта торган җайланмалар кулланып, орлыкларга кимерүчеләр зыян салмаслык чаралар күрелә.

Имән чикләвеген кышкы чорда саклауга куяр алдыннан, аларны беренчел саклау урыны ягып җылытылмый, җилләтелә торган яки әвеслеге булган йогышсызландырылган урыннарда тәэмин ителә. Орлыклар юка катлам итеп чәчелә һәм кирәк булганда (үзлектән янган яки дымланган очракларында) буташтырыла. Кышкы саклауга куяр алдыннан имән чикләвеге флотациягә дучар ителә (бу вакытта корткычлар һәм гөмбәчекләр зыян салган, калкып чыккан, өлгереп җитмәгән һәм корыган чикләвекләр алып атыла), алга таба киптерелә. Кышкы чорда имән чикләвеге траншеяларда, кар астында, шулай ук агып торган суда саклана.

Өрәңге һәм корычагач орлыклары тартмаларда, кәрҗиннәрдә яки кәгазь капчыкларда 50 см артмаган катлам итеп сакланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International