Татарстан Республикасының урман тармагы вәкилләре Бөтенроссия экологик диктантында катнашты. «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары, укытучылары, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре үз белемнәрен сынап карады.
Исегезгә төшерәбез, бүген экодиктант 502 ябык офлайн-мәйданчыкта (мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар базасында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук башка ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар базасында) уза. Кичә, 15 ноябрьдә, татарстанлылар республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләре базасында 21 ачык офлайн-мәйданчыкта диктант язды.
Экодиктантның максаты – россиялеләрнең экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм экологик белемнәрне популярлаштыру.
Диктант язучыларның барысы да, җыелган балларга карап, катнашучы яки җиңүче сертификаты алачак. Үз нәтиҗәләреңне https://экодиктант.рус/ порталында белергә мөмкин булачак.