«В.И.Вернадский исемендәге Илкүләм экологик премия» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

«В.И.Вернадский исемендәге Илкүләм экологик премия» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә.

Конкурста, түбәндә күрсәтелгән номинацияләрнең берсе буенча, физик затлар һәм, оешу-хокук формасы нинди булуына бәйсез рәвештә, юридик затлар катнаша ала:

- «Фән һәм экология»;

- «Сәнәгатьтә һәм энергетикада инновация ягыннан экологик нәтиҗәле технологияләр»;

- «Авыл хуҗалыгында экология. Экопродукция»;

- «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә экологик белем бирү»;

- «Шәһәр экологиясе»;

- «Су экологиясе»;

- «Масс-медиа көзгесендә әйләнә-тирә мохит»;

- «Социаль-экологик инициативалар»;

- «Балалар-яшүсмерләр өчен илкүләм экологик премия»;

- «Стартап: югары уку йортлары, сәнәгать өчен инновацияләр булдыру үзәкләре».

Конкурс эшләре сыйфатында әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметүгә, биологик төрлелекне саклауга, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, инновацияле технологияләр эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә, әйләнә-тирәлекне саклауга һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга, экологик белем бирүне үстерүгә, экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән, гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителә.

Эшләр 2020 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://www.vernadsky.ru/proekti-fonda/natsionalnaya_ekologicheskaya_premiya_imeni_v_i__vernadskogo.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International