Кукмара районы Лубян урта мәктәбенең «Экос» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар 2020-2021 уку елына план нигезендә эшләрен дәвам итә.
«Бу атнада балалар кошлар өчен 11 җимлек әзерләде. Иртәгә аларны мәктәп территориясендә һәм якын-тирә паркта урнаштырачакбыз, – дип сөйләде берләшмә җитәкчесе, география укытучысы Фәүзия Фәрхуллина. – Шулай ук укучылар Бөтенроссия экологик диктантында катнашты, нәтиҗәләр көтәбез».
Моннан тыш, хәзерге вакытта мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар «Үз кулларың белән могҗиза» дигән гамәли экологик иҗат республика күргәзмә-конкурсына әзерләнә. Күргәзмә-конкурс Алабуга районының «Балалар экология-биология үзәге» МБУ базасында 2020 елның 9-18 декабрь көннәрендә узачак.