Илгизәр Зарипов 2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча бердәм план күрсәткечләре буенча киңәшмәдә катнашты

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектлары буенча декомпозицияләнгән 2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча бердәм план күрсәткечләре буенча киңәшмә узды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Киңәшмә барышында министрның беренче урынбасары анда катнашучыларга «Экология» илкүләм проектындагы «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру һәм аның төп күрсәткечләре турында мәгълүмат җиткерде. Ул искәртеп узганча, төбәк проектының төп максаты – урманнарны киметү һәм яңадан торгызу балансын 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү.

«Шулай итеп, проектның «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте,%» дигән төп индикаторы билгеләнде, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Бүгенге көндә аның әһәмияте 168,3% тәшкил итә, бу иң чик күрсәткечтән шактый күбрәк, 2020 ел планы – 69,8%».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International