Мөслим районы Мөслим гимназиясенең «Ивушка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Илина Бариева «Яшь натуралист көндәлеге» конкурсында 1 нче урын яулаган.
Конкурс Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе тарафыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә 10-16 яшьлек балалар арасында үткәрелгән. Конкурста катнашу өчен табигатьтәге күзәтүләрнең тулы көндәлеген җибәрергә кирәк булган.
Котлыйбыз!