Лубян урман-техника көллиятендә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында баскетбол ярышлар узган

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Әйтик, узган атна ахырында көллияттә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында баскетбол ярышлары узган.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 22 нче икътисад төркеме җыелма командасы яулаган. Икенче урында – 43 нче бакча-парк төркеме, өченчедә – 12 нче икътисад төркеме.

Элегрәк спартакиада кысаларында Лубян урман-техника көллиятендә футбол, җиңел атлетика һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International