Ютазы районы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылган. Чара кысаларында укучылар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр әзерләп элгәннәр.
«Елның салкын вакытында канатлы дусларга җиңел түгел. Аларга бу чорны кичерергә һәркем ярдәм итә ала – җимлек ясап, аңа даими рәвештә азык сибеп торырга кирәк», – ди «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Марат Садыйков.