Казанда «Высокогорский» сәүдә-күңел ачу комплексын оештыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Высокогорский» сәүдә-күңел ачу комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында «Высокогорский» сәүдә-күңел ачу комплексының эскиз проектына үзгәрешләр кертү һәм проектны гамәлгә ашыруның төп этаплары буенча тәкъдимнәр каралды.

Искәртеп узабыз, «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы («Татарстан көзгеләре») туристлык-рекреация кластерлары төзүгә һәм экотуризмны үстерүгә бөтенроссия конкурсының халык арасында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүче булган. Кластерның мәйданы 4,8 мең га булыр дип көтелә. Территориядә экоагарту һәм актив ял итү үзәге, экотроп оештыру, палаткалар белән ял итү, велоҗиһазларны һәм чаңгы кирәк-яракларын арендалау, шулай ук лекторияләр һәм экомәктәп оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International