Лубян урман-техника көллияте студентлары арасындагы Спартакиада кысаларында 21 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы баскетбол ярышларында беренче урын алган

2020 елның 27 ноябре, җомга

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен уздырыла торган Спартакиада дәвам итә. Бу атнада көллияттә ирләр командалары арасында баскетбол ярышлары узган.

Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 21 нче урман хуҗалыгы төркеме җыелма командасы алган. Икенче урында - 12 нче икътисадый төркем, өченчедә - 31 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы.

Элегрәк Лубян урман-техника көллиятендә, спартакиада кысаларында, футбол, җиңел атлетика һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International