Республиканың Зеленодольск районында «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән экологик акция үткәрелгән

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясе дәвам итә. В.В.Карпов исемендәге лицей территориясендә кошлар өчен җимлек элеп, «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар да әлеге чарага кушылырга булган. Укучыларга «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ урман остасы Айдар Исламов ярдәм иткән.

«Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – кошларның кышлау чорын җиңеләйтү өчен балаларның һәм олыларның игътибарын җәлеп итү, шулай ук халыкның экологик активлык дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International