«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган. Белгечләр урман тармагы ветераны Евдокия Бастылева өчен «Наш Черемшан» район газетасын яздырткан. Чишмә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Николай Дорофеев язылу кәгазен тапшырган.
Искәртеп узабыз, «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе «Татмедиа» АҖ инициативасы белән 2016 елдан бирле уздырыла – ветераннар, картлар һәм башка социаль учреждение йортлары өчен газета һәм журналларга язылу мөмкинлеген бирә.