Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре «Акыллы буын» үсеш үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәргән

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Акыллы буын» гаиләне үстерү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү автоном учреждениесендә тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәргән. Дәрес барышында җитәкче-урманчы урынбасары Евгения Клеткина һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер Алевтина Согорина балаларга урман турында, аның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, урман тармагы һөнәрләре һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән.

«Дәрес уен формасында узды, без табышмаклар, ребуслар һәм шарадлар чиштек. Балаларга бик ошады, алар эшкә зур кызыксыну белән кушылды, – дип билгеләп үтте Евгения Клеткина. – Без дәресләрне башка мәгариф учреждениеләрендә дә үткәрергә планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International