Министрлыкта гражданнар җирләнгән урыннары булган урман фонды җирләрен башка категория җирләренә күчерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Министрлыкта гражданнар җирләнгән урыннары булган урман фонды җирләрен башка категория җирләренә күчерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында гражданнар җирләнгән урыннары булган урман фонды җирләрен башка категория җирләренә күчерү тәртибе һәм күчерү процессында барлыкка килә торган төп проблемалы мәсьәләләр каралды. Урман фонды җирләрен кадастр исәбенә кую мәсьәләләре фикер алышуның аерым темасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International