«Яшел линия» ачык

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Тәүлек буе эшли торган «Яшел линия» (#greenline) эшли башлаган, аның аша гражданнар экология мәсьәләләре буенча үз фикерләрен белдерә ала. Әлеге проектның төп максатлары арасында – халыкның «экологик хәвефсезлек» дәрәҗәсен аңлау, статистикага анализ ясау һәм бүгенге көндә россиялеләрне барыннан да бигрәк нәрсә борчыганлыгы турында ачыклау.

Акцияне оештыручы – «Экология России» – «РФ экология илкүләм проекты» интернет – ресурсы (ecologyofrussia.ru). Шалтыратуларга «Делай!» россиякүләм волонтерлар-экологлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәм «Экология России» – «РФ экология илкүләм проекты» сайты журналистлары җавап бирәчәк.

Проект тәмамланганнан соң, оештыручылар барлык мөрәҗәгатьләрне дә системалаштырачак, иң актуальләре «Экология России» – «РФ экология илкүләм проекты» сайтында басылып чыгачак, аларны шулай ук Россия Табигать министрлыгына, Россиянең профильле һәм халыкара экологик оешмаларына да тапшырачаклар.

Линия тәүлек буе 3 декабрьгә кадәр эшләячәк. Кызыксындырган темаларга 8 (800) 301-8-661 телефоны буенча сөйләшергә була. Шалтырату бушлай.

 

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International