ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУнең Красный бор кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин һәм «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүче балалар Красный Бор урманында «Табигать белән тату булып» экологик сукмагында булганнар. Экскурсия барышында Фәрит Нигъмәтуллин балаларга урман турында, аның кеше, хайваннар һәм кошлар тормышындагы әһәмияте, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән.
Моннан тыш, очрашу кысаларында балалар экотроп территориясендәге кошлар өчен җимлекләр дә элгән.