«Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә «Урман янгынын сүндерү җитәкчесе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрелә. Республиканың 8 урман хуҗалыгы директорлары һәм директор урынбасарлары дистанцион укулар үтә.
Тыңлаучылар өчен лекцияләрне Лубян урман-техника көллияте укытучылары укый. Курслар кысаларында урманнарны янгыннардан саклау, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, урман янгыннары төрләре, урман янгыны һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәл кылу тәртибе һ.б. мәсьәләләр карала.