2020 елның 12 декабрендә РФ Конституциясен белүгә Бөтенроссия тесты узачак

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 12 декабрендә РФ Конституциясен белүгә Бөтенроссия тесты узачак. Акцияне оештыручы – «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте. Тестны рәсми мәйданчыкларда һәм «Гражданин» платформасында онлайн-форматта узарга мөмкин булачак.

2019 елда тестны Россия Федерациясенең 85 субъектында, шулай ук Грециядә, Монголия, Гвинея, Нигериядә һәм башка илләрдә 2,5 мең рәсми мәйданда 283 мең кеше узган.

Тестда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны  https://гражданин.дети/ рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә белергә мөмкин:  https://vk.com/citizz/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International