Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан ТР «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ Югары Ослан муниципаль районы халкы өчен консультацияләр үткәрә. Очрашу барышында белгечләр гражданнарга урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү тәртибен, шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмалары сату-алу килешүләрен төзү, аунак әзерләү һ.б. турында аңлата.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day) ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы буенча билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – барлык дәүләтләрнең һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү һәм аңа каршы көрәш буенча чаралар комплексын эшләү.