Шәһәр яны урманчылыгы белгечләре «Матюшинский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс үткәргән

2020 елның 4 декабре, җомга

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ белгечләре Лаеш муниципаль районының Орловка төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Матюшинский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел панносы ясау буенча мастер-класс үткәргән.

«Балалар мастер-класста зур кызыксыну белән катнашты. Чараның максаты укучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауның һәм табигатькә сакчыл карашның мөһимлеген аңлату иде, – дип сөйләде Матюшино кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин. – Шулай итеп, очрашу барышында без укучыларга республиканың урман хуҗалыгы һәм «Чыршы» оператив-профилактик чарасы кысаларында үткәрелә торган эшләр турында сөйләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International