«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән берлектә, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылган. Чара кысаларында Тәтеш урманчылыгының 79 нчы кварталындагы урман фонды территориясендә кошлар өчен җимлекләр эленгән.
Шулай ук очрашу барышында урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Надежда Миронова һәм Тәтеш кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Марат Әмерханов студентларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомство учреждениеләре эшчәнлегендәге юнәлешләр һәм тармак һөнәрләре турында сөйләгән.