Бүген Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасары Рәис Гомәров һәм «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч катнашты.
Киңәшмә барышында 2021 елда Kastamonu компаниясе заводына агач әзерләү, ташу, бәяләр кую һ.б. мәсьәләләр каралды.
Белешмә өчен. Kastamonu компаниясе 1969 елда HAYAT холдингы составында оештырылган. Компанияләр төркеме МДФ, ДСП, агач плитәләре, ламинат идән япмалары, агач ялганмалар һәм ялтыравыклы панельләр җитештерүгә махсуслашкан. Агач плитәләре җитештерүнең еллык күләме – 5 млн.м³, ламиниатлы идән түшәмәләре – 70 млн.м². Kastamonuның 7 илдә: Төркия, Россия, Италия, Румыния, Болгария, Босния һәм Герцеговина, АКШта 18 предприятиесе бар. Компания агач эшкәртү тармагы җитештерүчеләр арасында дөньяда 7 нче урынны һәм Европада 4 нче урынны алып тора.