Инвалидлар декадасы кысаларында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина һәм урманнарны торгызу буенча инженер Оксана Смирнова «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасына барган. Анда алар үзәк педагогы Тамара Смирнова белән очрашкан.
Очрашу барышында урманчылык ягыннан ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре һәм 2021 елга хезмәттәшлек планы турында фикер алышканнар. Аерым алганда, Яңа елга «Игелек планетасы» чыршысын бүлеп бирү турында килешүгә ирешелгән.
Татарстан Республикасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Инвалидлар декадасында республикада онлайн һәм офлайн-форматта 500 артык чара узар дип көтелә.